Декабрь 4, 2023
Таныш булыгыз, Алсу Сәгыйдуллина
34нче сезонда Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының труппасында яңа артист – Сәгыйдуллина Алсу Рәфкать кызы. Ул Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамлаган һәм хәзер сезне зур сәхнәдә сөендерергә әзер!
Алсуны сез 8, 9 һәм 10 декабрьдә күрә алачаксыз – Нәбирә Гыйматдинова повесте буенча куелган «Сихерче» (16+) спектакленең премьерасына чакырабыз
Алсу кайсы рольне башкарыр икән?
Билетларны театр сайтында комиссиясез сатып алырга мөмкин: ПРЕМЬЕРА «СИХЕРЧЕ»
Спектакль рус теленә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителгән.
Яңалыклар
Выберите интересующие Вас места
x
Ваши места
Свободно
Занято

