Апрель 5, 2023
Ә без бөтен гаилә өчен өр-яңа проект башлыйбыз!
«Уй-лау» подкасты проектында татар милли әкиятләрен тергезәбез!
Туры эфирда безнең шәһәрнең һәм республиканың танылган шәхесләре татар халык әкиятләрен укыячак, аларның күбесе күптән онытылган, ә соңыннан алар турында фикер алышу булачак. Әкиятнең һәр җөмләсендә диярлек беренче карашка караганда тирәнрәк мәгънә бар. Бу проект безнең халык тарихы турында. Беренче эфир 5 апрельдә 14.00 сәгатьтә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында узачак. Кунагыбыз Татарстан Республикасының атказанган артисты Илфат Мансур улы Әскәров булачак, туры эфирда «Камыр Батыр» әкиятен укыячакбыз.
Проект Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында тормышка ашырыла.
Яңалыклар
Выберите интересующие Вас места
x
Ваши места
Свободно
Занято