Апрель 1, 2024
Яңа премьера көтелә!
Театрыбызда әлеге сезонның алтынчы премьерасы - Илгиз Зәйниев әсәре буенча "Бөке" комедиясе дөнья күрәчәк. Беренче премьера көне - 22нче майда.
Геройлар 6 сәгать буена "бөке"дә утыра. Аларның һәркайсы алдына өелгән проблеманы чишә алмыйча аптырашта калган. Нәкь шушы халәтне төп декорация - әйләнеп чыга алмаслык боҗрасыман юл тасвирлый.
Аяз - үзенең проблемаларыннан, боҗра коллыгыннан чыгу юлын таба алган бердәнбер герой.
Ул персонаж аша режиссер тамашачыга нинди фикер җиткерергә омтыла - әлеге һәм башка сорауларга җавапны без 22нче майда, премьераның беренче көнендә бергәләп ачыкларбыз.
"Бөке" спектакленең премьера көннәренә билетлар:
Яңалыклар
Выберите интересующие Вас места
x
Ваши места
Свободно
Занято