Август 17, 2023
Яңа сезонны башлыйбыз
34 нче сезонның беренче премьерасы 8 сентябрьдә узачак. Театр сәхнәсендә беренче булып тамашачылар Туфан Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү» комедиясен күрәчәк (12+).
Әгәр дә син юлыңда мәхәббәтеңне очратсаң, тормыш яңа төсләр белән уйный башлый... Әмма ул гүзәл затны үзеңә карату шулкадәр җиңелме соң?
Авылның дүрт егете дә Диләфрүзнең йөрәген яуларга җыена, ә менә кыз үзе аларның кайсын сайлар?...
«Диләфрүзгә дүрт кияү» комедия спектакленең премьерасы 8 сентябрьдә 19:00, 9 һәм 10 сентябрьдә 18:00 сәгатьтә булачак.
Спектакль рус теленә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителгән.
Билетларны безнең сайтта сатып алырга мөмкин.
Яңалыклар
Выберите интересующие Вас места
x
Ваши места
Свободно
Занято

