Февраль 17, 2025
Юбилеегыз котлы булсын!
Бүген, 15 февральдә, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган артисты, «Тантана» премиясе лауреаты Әскәрова Чулпан Рифкать кызының 50 яшьлек юбилей кичәсе узды.
Әскәрова Чулпан Казан театр училищесының актерлык бүлеген тәмамлый һәм 1993 елдан безнең театрда эшли башлый. Бу кичне ул якыннарыннан һәм хезмәттәшләреннән җылы теләкләр һәм тәбрикләү сүзләре кабул итте!
Кунаклар һәм тамашачылар өчен «Сихерче» спектакле күрсәтелде, анда Чулпан Рифкать кызы Убыр ролен башкарды.
Яңалыклар
Выберите интересующие Вас места
x
Ваши места
Свободно
Занято