Октябрь 16, 2023
ЮБИЛЕЕГЫЗ КОТЛЫ БУЛСЫН
15 октябрьдә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры сәхнәсендә Татарстан Республикасының атказанган артисты Алсу Рәшил кызы Хәбетдинованың 50 яшьлек юбилей кичәсе узды!
Алсу Рәшил кызы Казан театр училищесын тәмамлый һәм 1993 елдан безнең театрда эшли башлый. Артистны котларга Казан, Минзәлә, Әлмәт театрларыннан коллегалары, шулай ук театр артистлары, туганнары һәм якыннары килде.
Бу кичне тамашачылар өчен «Ак калфак» спектакле күрсәтелде, анда Алсу Хәбетдинова Җиһан ролен башкарды.
Яңалыклар
Выберите интересующие Вас места
x
Ваши места
Свободно
Занято