Комедия ике бүлектә
«Бөке» – драматург Илгиз Зәйниевның беренче әсәрләреннән.
Ул үзенчәлекле алымнар куллану белән кызыклы: 6 сәгать «бөке» дә утырганда хәтта эт тә, этлек эшләмичә, фәлсәфәгә бирелә.
Гадәти кешеләрнең бик үк гадәти булмаган шартларда очрашуы вакыйгаларны шулкадәр куерта, геройлар язмышында кискен үзгәреш, катарсис көтәсең.
Тик никадәр яхшырак булуын теләсәң дә, еш кына гадәттәгечә килеп чыгарга мөмкин…
Рольләрдә:
Аяз – ТРның халык артисты Рафик Каюмов
Равил – ТРның атказанган артисты Илфат Әскәров
Сөмбел – ТРның атказанган артисты Миләүшә Имамова
Лилияна – Юлия Григорьева
SER – ТРның атказанган артисты Рәзил Фәхертдинов
Җәмилә – Зөлфия Галиуллина
Радик – Эдуард Латыйпов
Фидан 1 – Руслан Әюпов
Фидан 2 – ТРның атказанган артисты Руслан Ибраһимов

