Ru
Поиск по сайту
Шиһапова Энҗе

Татарстан Республикасының атказанган артисты (2008 ел)
Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты (2012 ел)

Энҗе Фрунзе кызы Шиһапова 1971 елның 28 гыйнварында Түбән Кама шәһәрендә туа. Казан театр училищесының актерлар әзерләү бүлегендә укый. Читтән торып Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының Чаллыдагы филиалын тәмамлый. 1991 елдан Чаллы татар театрында эшли. Актрисаның югары һөнәри осталыгы аңа югары кимәлдәге образлар иҗат итәргә ярдәм итә.

Рольләре: Мөнирә (И.Юзеев. «Гашыйклар тавы»), Зәйтүнә (Г.Каюмов. «Һинд кызы»), Айгөл (З.Хәким. «Сулкылдап елый җаннар»), Клея (Г.Фигейредо. «Эзоп»), Зөләйха (К.Гали. «Йосыф»), Сәлимә (Ф. Галиев. «Корт»), Галиябану (Т.Миңнуллин. «Саташу»), Мәликә (Г.Камал. «Банкрот»), Саргөл (Р.Батулла. «Яшь аралаш көлү»), Әминә (Р.Сабыр. «Хәят»), Зилия (Эсфир. «Китмәскә килгән кошым»), Гайшә (М.Гыйләҗев. «Бурлак»), Ләйлә (Р. Сабыр. «Сигезле биюе»), Галия (Н. Птушкина. «Кызым кияүгә чыга»), Карга (К.Абэ. «Ком ял итми»), Войницкая Мария Васильевна (А.Чехов. «Яшәргә, ничек тә яшәргә»), Алсу (З.Кадырова. «Язмыш сынавы»), Тәңкәбикә (М.Кәрим. «Ай тотылган төндә»), Рабига (А.Әхмәтгалиева. «Капка»), Хатын (Б.Сәлахов. «Яратылмый калган ярлар»), Авыл хатыны (Ф.Бурнаш «Яшь йөрәкләр») һ.б.

Рольләр
Рабига
Авыл хатыны
Сәкинә Бариевна
Кире кайтырга
Мы используем файлы cookie для вашего удобства пользования сайтом и повышения качества рекомендаций. Подробнее
Я согласен
×
Продолжая использовать наш сайт, вы даете согласие на обработку файлов cookie (пользовательских данных, содержащих сведения о местоположении; тип, язык и версию ОС; тип, язык и версию браузера; сайт или рекламный сервис, с которого пришел пользователь; тип, язык и разрешение экрана устройства, с которого пользователь обращается к сайту; ip-адрес, с которого пользователь обращается к сайту; сведения о взаимодействии пользователя с web-интерфейсом и службами сайта) в целях аутентификации пользователя на сайте, проведения ретаргетинга, статистических исследований и обзоров. Если вы не хотите, чтобы ваши данные обрабатывались, покиньте сайт.