Кеше үз язмышына үзе хуҗа, диючеләр бар. Тәкъдиргә язылган инде дип, барысы белән килешеп яшәүчеләр дә табыла.
Наилә ике ут арасында калгандай: ул егетләрнең берсен – Нурушны яки Илнурны сайларга тиеш. Хәер, бераз ялгыш әйттек, сайлау хокукы кызның үзендә генә түгел. Аның язмышын хәл итүдә тамашачылар да, ясалма фәһем дә катнаша. Наилә Илнурны сайласа, ир туачак баланы яратырмы? Әгәр баланың әтисе белән кушылсалар?.. Әгәр Наилә аларның икесеннән дә баш тартса?..
Бу уенга кушылу серле дә, мавыктыргыч та, куркыныч та. Ясалма фәһем кешенең үзеннән өстенрәк булып чыгарга да мөмкин бит әле…
Рольләрдә:
Алып баручы – Латыйпов Эдуард
Рәсүл – ТРның атказанган артисты Әскәров Илфат
Нуруш – Мөсәвиров Марсель
Илнур – Әюпов Руслан
Найлә – Габидуллина Физәлия
Эльза – Мохлисова Алинә
Әклимә – ТРның атказанган артисты Шиһапова Энҗе
Мәдинә – Габдрахманова Диана
Ясалма фәһем – Галиуллина Зөлфия

