Апрель 4, 2026
Бүген бездә театр коллективларының Шамил Закиров исемендәге XXVII төбәкара фестиваль-конкурсы кысаларында «Идел-йорт» иҗади лабораториясе узды.
Чарада Татарстан Республикасының район һәм халык театрлары вәкилләре – төбәкнең төрле почмакларында театр традицияләрен саклаучы һәм үстерүчеләр катнашты.
Алар алдында безнең театрның алдынгы белгечләре чыгыш ясады:
Олег Кинҗәгулов – театрның сәнгать җитәкчесе;
Айгөл Әхмәтгалиева – драматург, әдәби бүлек җитәкчесе;
Илфат Әскәров – Татарстан Республикасының халык артисты.
Төп программадан тыш, фестиваль кунаклары «Чыкты атым күләгәдән» премьера спектаклен карадылар.
Очрашу республика театр эшлеклеләре арасында тәҗрибә уртаклашу, һөнәри үсеш һәм турыдан-туры аралашу мәйданчыгына әверелде. Алган белемнәр катнашучыларны яңа иҗади җиңүләргә илһамландырачак, дип ышанабыз!


Яңалыклар
Выберите интересующие Вас места
x
Ваши места
Свободно
Занято

