Март 30, 2023
«Болан» спектакле «Ел куелышы»номинациясендә җиңүче булды
Чаллының иң яхшы мәдәният хезмәткәрләрен хөрмәтләү тантанасында «Болан» спектакле «Ел куелышы»номинациясендә җиңүче булды.
Исегезгә төшерәбез, «Болан» («Олень») спектакле сәхнәдә геройның заманча проекциясен куллануда беренче булды.
Аяз Гыйләҗевнең актуаль драмасы ирония, юмор һәм гротеск белән сугарылган.
Безнең актер Руслан Ибраһимов ТР Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгесе белән бүләкләнде.
Руслан көчле энергиясе, үз темпераменты һәм ихласлыгы белән тамашачыларның йөрәкләрен тиз арада яулап алды ?




Яңалыклар
Выберите интересующие Вас места
x
Ваши места
Свободно
Занято

