8, 9, 10 декабрь көннәрендә Чаллы татар дәүләт драма театрында танылган язучы Нәбирә Гыйматдинованың повесте буенча куелган «Сихерче» (16+) мелодрамасының премьерасы көтелә.
Аның әсәрләре мистика - фантастика алымнарына бай. Геройлары - авыр язмышка дучар булган, нык характерлы, үз гаделлекләрен кыю рәвештә яклап баручылар.
Төп рольне Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжын тәмамлаган яшь актрисабыз Алсу Сәгыйдуллина башкарачак.
Сюжет буенча төп герой Сәвилә үзеннән күпкә олырак яшьтәге укытучысына гашыйк була һәм бу хис аларның икесе өчен дә зур сынаулар алып килә.
Премьера спектакльләре зур залда узачак. Адресыбыз: Низаметдинов урамы, 29:
8 декабрьдә 19: 00 сәгатьтә
9 декабрьдә 18: 00 сәгатьтә
10 декабрьдә 18: 00 сәгатьтә
Якыннарыгыз һәм дусларыгыз белән килегез! Коллектив гаризалар кабул итәбез. Спектакль рус теленә синхрон тәрҗемә белән тәкьдим ителә.
Декабрь 5, 2023
Декабрь ае премьерасы – «сихерче» спектакле
Яңалыклар