А. Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры үз хезмәткәрләре өчен махсус бүләк - бриллиантлы Алтын тамга булдырды. Аңа нигез итеп. Аяз Гыйләҗевның: «Миннән теләк бер генә: элеккечә кайнар дәрт белән эшләгез», дигән сүзләре алынды.
Быел бу бүләккә театрда төрле бүлекләрдә фидакарьләрчә эшләүче 3 кеше лаек булды:
костюмер Лида Фазлыева, артист Руслан Әюпов, маркетинг буенча директор урынбасары Резеда Шевченко.
Алтын тамганың формасы «слэш» тамгасы рәвешендә - ул Чаллының комплекслар белән күрсәтелүче үзенчәлекле адресларына ишарәли (мәсәлән, 1/02).
Сезон ачылу тантанасында театр хезмәткәрләренә шәһәр хакименең Мактау грамоталары, Башкарма комитет җитәкчесенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Хезмәттәшләребезне котлыйбыз, тагын да зуррак иҗат уңышлары телибез! ?

