Ru
Поиск по сайту
Ноябрь 7, 2023
ЮБИЛЕЕГЫЗ КОТЛЫ БУЛСЫН

Татарстан Республикасының атказанган артисты Равил Гыйләҗевнең юбилей кичәсе узды 👏🏼
Зур сәхнәдә «Җаның ниләр тели?» спектакле күрсәтелде. Равил Гыйләҗев – ачык, үткен характерлы, әйдәп баручы артист. 27 еллык профессиональ актерлык стажында ул 50дән артык сәхнә образы тудыра. «Дядя Ваня» (2016) драмасында профессор Серебряков роле өчен «Елның иң яхшы актеры» исеменә лаек була.
Бу кичне ул якыннарыннан һәм хезмәттәшләреннән җылы теләкләр һәм тәбрикләү сүзләре кабул итте!

Яңалыклар
1 из 3
1 из 3