Бар кеше аны «дивана» дип атый, ә аның авызыннан иң акыллы сүзләр яңгырый. Бу кем дисез? Әлбәттә, Хуҗа Насретдин. Аның турындагы спектакль маҗаралы вакыйгаларга шулхәтле бай, кайсына ышанырга белмәссең. Хуҗаның кызы Сәлви белән Хаммат мәхәббәтенә, әнә, Бики бай да, Җиһангир хан да көя булып төшмәкче – аларны акылга утыртырга кирәк. Икенче яктан, ханның туймас тамак филе халыкны тәмам тинтерәтә – ул мәсьәләне хәл итү дә Хуҗа Насретдин өстендә. Хәер, исемеңне Хуҗа дисәң дә вай, димәсәң дә вай…
Татар театрының 120 еллыгына багышлап куелган спектакль уен-көлкегә, уйланыр мизгелләргә бик бай. Белмәгәннәр белер, белгәннәр көләр, караганнар карамаганнарга сөйләрләр, «сез дә карагыз», диярләр…
Рольләрдә:
Хуҗа Насретдин – ТРның атказанган артисты Равил Гыйләҗев
Гөлбану – ТРның атказанган артисты Ләйсән Нургалиева
Сәлви – Гүзәл Һидиятуллина
Хаммат – Инсаф Һидиятуллин
Алчын – Руслан Әюпов
Зөбәрҗәт – Алсу Сәгыйдуллина
Сәхилә – ТРның атказанган артисты Гөлфия Фәйзерахманова
Бики – ТРның атказанган артисты Рәзил Фәхертдинов
Ахун – Фирдүс Сафин
Колый тархан – ТРның халык артисты Рафик Каюмов
Җиһангир – ТРның атказанган артисты Илфат Әскәров
Зәйнәгый – ТРның атказанган артисты Руслан Ибраһимов
Низамый – ТРның атказанган артисты Рафил Сәгъдуллин
Гыймай – Эмиль Гыйбадуллин
Хәйбуш – Алабуга мәдәният-сәнгать көллияте студенты Ленар Гыйлманов
Күмәк күренешләрдә – ЕККИ студентлары һәм театр артистлары

