Ru
Поиск по сайту
Яңалыклар
Февраль 12, 2025
Екатеринбург һәм Свердловск өлкәсенә гастрольләр
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының “Диләфрүзгә дүрт кияү” комедиясе белән гастрольләре. Мәхәббәтең бакага төшсә, су буеннан кайтып кермәссең, диләр. Чыннан да, мәхәббәт көче – гаҗәеп серле нәрсә. Ләкин ул серне чын күңелдән ярата белгәннәр генә аңлый… Авылның дүрт егете дә гүзәл Диләфрүзнең йөрәген яуларга җыена, ә менә кыз үзе аларның кайсын сайлар?.. … Далее
Февраль 7, 2025
Илназ Гаффанов премиягә Юра Борисов белән беррәттән номинацияләнгән
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры актеры Илназ Гаффанов Азһәр Шакиров язмышына багышланган «Җылак» фильмында башкарган роле өчен «Ника» премиясенә «Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә тәкъдим ителде. kino-nika.com/page625226… vk.com/video-208329055_4562…Ә без театрыбыз актерына уңышлар телибез!
Февраль 5, 2025
Театраль тамашачылардан бөтенроссия күләмендә сораштыру үткәрү
Кадерле тамашачылар! 2026 елда Россия Театр эшлеклеләре берлегенә 150 ел тула. Бөтен ил буенча әлеге вакыйгага багышланган масштаблы мәҗлесләр планлаштырылган һәм аларның берсе – театраль тамашачылардан икенче Бөтенроссия күләмендә сораштыру үткәрү. Бу сораштыру, тамашачыларның мәнфәгатьләрен исәпкә алып, театрларга үз эшләрен яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Сезнең фикерегез безнең өчен бик мөһим! Сораштыруда катнашуРәхмәт!
Гыйнвар 22, 2025
Аяз Гыйләҗевны искә алу
17 гыйнварда күренекле язучыбыз Аяз Гыйләҗевның тууына 97 ел тулды. Шул уңайдан, инде традициягә кергәнчә, аны искә алу өчен Казанга сәфәр оештырылды. Театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов һәм әдәбият бүлеге җитәкчесе Айгөл Әхмәтгалиева язучының хатыны Нәкыя апа янында кунакта булдылар. А. Гыйләҗев әсәрләре, аның тормышка карашы турында кызыклы әңгәмә оештырылды. Зиратта Аяз Гыйләҗевның кабере яд … Далее
Гыйнвар 20, 2025
Театрның сәнгать җитәкчесе Олег Мадияр улы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында уза торган Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау утырышында доклад белән чыгыш ясады.
Гыйнвар 20, 2025
Яңа спектакль
Без яңа спектакль премьерасына әзерләнәбез. Нәфикъ Яһүдинның “Атлы казаклар” романы буенча Айгөл Әхмәтгалиева язган “Алтын алка” дигән пьеса белән танышу узды.Премьера мартта булачак. Яңалыкларны күзәтеп барыгыз!
Гыйнвар 17, 2025
Линии жизни
23 января в 16:00 в Набережночелнинском государственном татарском драматическом театре имени Аяза Гилязова состоится открытие выставки «Линии жизни», посвящённой важной теме – проблемам деменции и болезни Альцгеймера. Экспозиция включает 34 портретные фотографии, выполненные фотографом Артемом Моховым. Работы рассказывают о личности людей, их жизненной истории, профессиональных достижений, показывают красоту человека, независимо от болезни. Выставка продлится до … Далее
Гыйнвар 14, 2025
Башкортстанга гасторольләр
🎭18-20 февраль көннәрендә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры Башкортстанга гастрольләр белән бара!💥 ❗Гастрольләр кысаларында ике спектакль тәкъдим итәчәкбез:🔹«Диләфрүзгә дүрт кияү» (12+) — Туфан Миңнуллин комедиясе Диләфрүзнең йөрәге өчен көрәшергә әзер дүрт егет турында сөйли. Тик менә чибәр кыз үзе сайлау белән ашыкмый.…🔹«Өченче көн тоташ кар ява» (12+) Марсель Мөсәвировның театральләштерелгән тамашасы — … Далее
Декабрь 29, 2024
Күләгә театры
Без сезнең өчен яңа, уникаль проект әзерлибез – «Күләгә театры». Бу серле дөнья гаҗәеп ачышларга тулы. Биредә һәрбер хәрәкәт онытылмаслык атмосфера тудыра, ул фантазия һәм тылсым дөньясына алып керә. Сезне гыйнвар аенда көтеп калабыз! Безнең яңа проект белән бергә ел башы якты һәм иҗади булырга вәгъдә итә.Күләгәләр дөньясында очрашырбыз!
Декабрь 24, 2024
Чыршы бәйрәме
Бүген, 24 декабрьдә, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры бинасында шәһәребез Мэрының традицион Чыршы бәйрәме узды. Анда уку алдынгылары, төрле фәннәр буенча олимпиада һәм спорт бәйгеләрендә җиңүчеләр, иҗтимагый оешма активистлары чакырылды. Балаларга «Әбүгалисина» спектакле күрсәтелде. Тыныч кына яшәп яткан шәһәргә акыл иясе Әбүгалисина килеп төшкәч, хикмәтләр башлана да инде! Ярлы егет Хәлвәфрүшнең тормышы … Далее
Декабрь 23, 2024
«Ак калфак» фестивале
Бүген Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры бинасында ел да була торган “Ак калфак” милли костюм фестивале югары дәрәҗәдә үтте. Кул эшләнмәләре ярминкәсе, мастер-класслар узды. Күргәзмә залында милли костюмнар конкурсы узды, җиңүчеләр күркәм бүләкләр алды. Номинацияләр буенча җиңүчеләр: Көндәлек кием – заманча яңгырашта: Хәния Гыйльметдиновна, Наилә Абдуловна Купшы (бәйрәмчә) кием – Алсу Миңнегулова … Далее
Декабрь 18, 2024
Рәшит Бәшәрнең юбилей кичәсе!
Бүген, 17 декабрьдә, күренекле балалар язучысы, шагыйрь, А.Алиш, Ш.Галиев һ.б. исемендәге премияләр лауреаты Рәшит Бәшәрнең 75 яшьлек юбилеена багышланган «Тылсымлы иҗат иясе» дигән тантаналы кичә узды.Бәйрәм кичәсенә Рәшит Гаффар улы Бәшәрне котларга Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Хәмит улы Харисов, язучылар, әдәби-сәнгать вәкилләре, төрле район-шәһәрләрдән күпсанлы кунаклар килделәр.Театрыбыз … Далее
Декабрь 6, 2024
«Ак калфак» милли костюм фестивале!
Сезне Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театрында 21 декабрьдә узачак милли костюм фестиваленә чакырабыз! Бу бәйрәм татар халкының мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә яңа сулыш бирә. Фестиваль программасы: Милли эшләнмәләр ярминкәсе Мастер-классла Милли костюм конкурсы Дефиле Язылу өчен телефон: +7 (958) 6272660 21 декабрьдә сәгать 15.00 Низаметдинов урамы, 29 адресы буенча сезне көтеп калабыз!Фестивальдә очрашырбыз!
Декабрь 3, 2024
Мөхәммәт Мәһдиевнең тууна 95 ел
6 декабрь көнне театр сәхнәсендә Мөхәммәт Мәһдиевнең “Без – 41 нче ел балалары” әсәре буенча куелган премьера булачак. Шунысы кызыклы: “Татар энциклопедиясе”ндә, Википедиядә Татарстанның халык язучысы М.Мәһдиев 1930 елның 1 декабрендә Арча районы Гөберчәк авылы мулласы Сөнгатулла гаиләсендә дөньяга килгән, дип күрсәтелә. Ләкин Мөхәммәт аганың кызы, филология фәннәре кандидаты Гәүһәр ханым Хәсәнова әтисенең хакыйкый туган … Далее
Ноябрь 30, 2024
Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте белән хезмәттәшлек
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте белән мөһим килешү төзеде. Безнең хезмәттәшлек театр сәнгате өлкәсендә белем бирү программаларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән һәм яшь талантлар үсешенә ярдәм итәчәк. Әлеге килешү кысаларында көллият студентлары практиканы безнең театрда узарга мөмкинлек алачак. Бу аларга теоретик белемнәрне үзләштерергә генә түгел, ә үз эшенең … Далее
Ноябрь 21, 2024
Премьера белән, «Сөясеңме, сөймисеңме?»
Бүген «Сөясеңме, сөймисеңме?» спектакленең беренче премьера көне узды!  Талантлы артистларыбызны, режиссерыбызны һәм барлык иҗат командабызны әлеге истәлекле вакыйга белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезнең эшегез чын мәгънәсендә тылсым тудырды. Кадерле тамашачыларыбыз, игътибарыгыз һәм ихлас хисләрегез өчен зур рәхмәт! Безнең белән булуыгыз һәм кайнар алкышларыгыз бу кичне онытылмаслык итте.  Иртәгә 19:00 сәгатьтә көтеп калабыз! Билетлар
Мы используем файлы cookie для вашего удобства пользования сайтом и повышения качества рекомендаций. Подробнее
Я согласен

Продолжая использовать наш сайт, вы даете согласие на обработку файлов cookie (пользовательских данных, содержащих сведения о местоположении; тип, язык и версию ОС; тип, язык и версию браузера; сайт или рекламный сервис, с которого пришел пользователь; тип, язык и разрешение экрана устройства, с которого пользователь обращается к сайту; ip-адрес, с которого пользователь обращается к сайту; сведения о взаимодействии пользователя с web-интерфейсом и службами сайта) в целях аутентификации пользователя на сайте, проведения ретаргетинга, статистических исследований и обзоров. Если вы не хотите, чтобы ваши данные обрабатывались, покиньте сайт.