Яңалыклар
Октябрь 31, 2023
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры VII Халыкара «Подмосковные вечера» театр фестивалендә катнашты.
29 октябрь көнне 18.00 сәгатьтә Мытищи шәһәренең «ФЭСТ» театры зур сәхнәсендә «Капка» драмасы (автор – Айгөл Әхмәтгалиева, режиссер – Олег Кинҗәгулов) тулы залга уйналды. Тамашачылар спектакльне алкышлар белән кабул итте. Театр коллективын котларга Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Венерович Фәйзуллин да килгән иде, ул да җылы сүзләрен ирештерде. Әлеге фестивальдә катнашу өчен 200 … Далее
Октябрь 26, 2023
РӘСЕМНӘР КОНКУРСЫ -ЯҢА АФИШАНЫҢ БЕР ӨЛЕШЕ БУЛ
«Теләмәшкин» Яңа ел әкиятенең премьерасына балалар рәсемнәре конкурсы игълан итәбез. «Яшүсмер Әмир, үзен һәм тирә-юньдәгеләрне аңламаганлыктан, серле җир асты дөньясына эләгә, анда аны 4 табигать көче каршы ала: су, һава, ут һәм җир.Алар тылсымлы дөньядан чыгу юлын табар өчен берләшәләр, ә физика һәм химия белемнәре геройларга уртак мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итә. Бу әкият үз … Далее
Октябрь 26, 2023
Театрыбызның җылы һәм якты традициясен – хәйрия спектакльләрен күрсәтүне дәвам итәбез
Хезмәт ветераннары өчен пансионатта «Бик сагынсаң әгәр…» музыкаль комедиясе күрсәтелде.
Октябрь 20, 2023
19 октябрьдә театрыбызның хормейстеры, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Әнәс Батыр улы Фәйрушинның юбилей кичәсе узды
1995 елдан ул Яр Чаллы татар дәүләт драма театрында вокал буенча дәресләр үткәрә башлый, һәм шул ук елда З.Исмәгыйлевнең «Кодача»музыкаль комедиясен куюда катнаша. Театр репертуарында музыкаль комедияләр барлыкка килә. Бүгенге көндә дә аның иҗатын күп кенә спектакльләрдә күрергә мөмкин. «Тыңлап кара…» концерт программасында «Яран гөл» җыр ансамбле һәм «Наигрыш» инструменталь ансамбле катнашты. Әнәс Батыр улы … Далее
Октябрь 16, 2023
ЮБИЛЕЕГЫЗ КОТЛЫ БУЛСЫН
15 октябрьдә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры сәхнәсендә Татарстан Республикасының атказанган артисты Алсу Рәшил кызы Хәбетдинованың 50 яшьлек юбилей кичәсе узды! Алсу Рәшил кызы Казан театр училищесын тәмамлый һәм 1993 елдан безнең театрда эшли башлый. Артистны котларга Казан, Минзәлә, Әлмәт театрларыннан коллегалары, шулай ук театр артистлары, туганнары һәм якыннары килде. Бу кичне … Далее
Октябрь 13, 2023
«АК КАЛФАК» СПЕКТАКЛЕНЕҢ ПРЕМЬЕРАСЫ УЗДЫ
«Ак калфак» премьерасының беренче көне артта. Тамашачылар спектакльне бик җылы кабул итеп, көчле алкышларга күмде! Премьераны шулай ук 14 һәм 15 октябрьдә күрергә мөмкин булачак.Билетлар комиссиясез театр сайтында.
Октябрь 7, 2023
АЛСУ ХӘБЕТДИНОВАНЫҢ ЮБИЛЕЙ КИЧӘСЕНӘ ЧАКЫРАБЫЗ
15 октябрьдә 18:00 сәгатьтә зур залда Татарстан Республикасының атказанган артисты Алсу Хәбетдинованың юбилей кичәсе узачак. Программада дуслары һәм хезмәттәшләре котлаулары, шулай ук «Ак калфак» спектакленең (12+) премьерасы көтелә.Билетлар комиссиясез театр сайтында
Октябрь 7, 2023
Яңа вазифа белән котлыйбыз!
Театр актёры Фирдүс Сафин куючы режиссёр вазифасына билгеләнде. Хәзер ул балалар өчен яңа ел әкиятен төзү өстендә актив эш алып бара.Фирдүсне чын күңелдән тәбрик итәбез һәм аңа иҗади уңышлар теләп калабыз!
Октябрь 7, 2023
Өлкән буын вәкилләре өчен бәйрәм кичәсе
Бүген Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында өлкән буын вәкилләре өчен бәйрәм кичәсе узды. Театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов җылы теләкләрен һәм котлау сүзләрен җиткерде. Чәй өстәле янында ветераннар үзләренең истәлекләре белән уртаклашты, ә аннан соң төп сәхнәдә «Җаның ниләр тели?» спектакле күрсәтелде.Ә сез үзегезнең кадерле әби-бабайларыгызны ничек котладыгыз? Безнең театрга килегез! Бу … Далее
Октябрь 7, 2023
Яр Чаллы шәһәренең мәдәният көне узды
18 сентябрьдә «Татарстанның мәдәни башкаласы» бәйгесе кысаларында Галиәсгәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында Яр Чаллы шәһәренең мәдәният көне узды.Чараның кунаклары өчен күргәзмәләр, мастер-класслар, милли ризыкларны дегустацияләү, шәһәр тарихы белән танышу, милли йолалар әзерләнде.Аннан соң барлык тамашачыларны Татарстан Республикасының атказанган артистлары һәм Яр Чаллы шәһәренең иҗат коллективлары катнашында «Без төзегән шәһәр!» концерт программасы көтте.Аяз Гыйләҗев … Далее
Октябрь 3, 2023
Театрга балаларыгыз белән килегез!
7 октябрьдә 18:00 сәгатьтә «ГАИЛӘ/ТЕАТР» проекты узачак. Спектакльгә билетлар сатып алган очракта, балаларның программада катнашуы бушлай. Билетларны безнең театр сайтында комиссиясез сатып алырга мөмкин:Билетлар https://tickets.chelnyteatr.tatar/event/?id=12996
Сентябрь 29, 2023
Әнәс Фәйрушинның «Тыңлап кара…» исемле юбилей кичәсе
Әнәс Батыр улы Чаллы татар дәүләт драма театры белән иҗади хезмәттәшлекне 1995 елда башлап җибәрә. Ул Заһир Исмәгыйлевнең «Кодача» спектаклен куйганда музыкаль җитәкче һәм хормейстер буларак чакырыла. Ә 2008 елдан ул театрда даими нигездә эшли башлый. Аның иҗатын «Яшь йөрәкләр» («Молодые сердца», авторы Ф.Бурнаш), «Җаның ниләр тели?» («Чего душе твоей угодно?», авторы А.Шәйдуллин), «Диләфрүзгә дүрт … Далее
Сентябрь 29, 2023
Октябрь афишасы
Октябрь ае Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында төрле вакыйгаларга бай булачак! Билетларны театр сайтында комиссиясез сатып алырга мөмкин.Барлык спектакльләр дә рус теленә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителгән.Касса көн саен 10:00-19:00 эшли, +7 (8552) 25-31-77 Сезне октябрьдә көтеп калабыз!
Сентябрь 29, 2023
28 сентябрьдә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында «Мануфактура» заманча сәнгать күргәзмәсе ачылды
Күргәзмәдә үз эшенең профессионалларының гына түгел, сәнгать сөючеләрнең дә эшләре тәкъдим ителде. Татарстан Республикасының яшь рәссамнары төрле техникаларны кулланды, алар арасында: майлы рәсемнәр, күләмле һәм фактурлы рәсем, декоратив штукатурка, акрил, текстур эпоксидлы сумала, граффити. Катнашучылар арасында фотографлар һәм видеографлар да булды, аларның эшләрен шулай ук күргәзмә зонасында күрергә мөмкин. Идея илһамчысы – дизайнер Ольга Корлыханова. … Далее
Сентябрь 26, 2023
Берәр бәйрәм якынлашса, нәрсә бүләк итәргә икән дип, уйлаганыгыз булдымы? Без бик шәп идея белән бүлешәбез!
Берәр бәйрәм якынлашса, нәрсә бүләк итәргә икән дип, уйлаганыгыз булдымы? Без бик шәп идея белән бүлешәбез!
Сентябрь 25, 2023
База цветов «Рускус»
База цветов «Рускус» – это 360 квадратов цветов. Прямые поставки из теплиц России, Голландии, Эквадора.Огромный ассортимент, приятные цены, постоянные акции. Мы делаем людей счастливее. Связаться с магазином:ВК – https://vk.com/ruskus_chelnyАдрес – Машиностроительная 6, круглосуточно
Выберите интересующие Вас места
x
Ваши места
Свободно
Занято